tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур” нәшрияты легендар “Алты бармак”ны рус телендә бастырды
“Хозур” нәшрияты легендар “Алты бармак”ны рус телендә бастырды

“Хозур” нәшрияты легендар “Алты бармак”ны рус телендә бастырды

ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Муинуддин Мөхәммәд Әмин Хиравиның “Алты Бармак. Высочайшие достоинства Мухаммада (да благословит его Аллах и приветствует) и его пророческий путь” (“Алты Бармак. Мөхәммәднең олуг өстенлекләре”) китабын бастырды. Басма тәүге тапкыр рус теленә тәрҗемә ителде.

Әлеге китап ХХ гасыр башында татар имамнары арасында гына түгел, бөтен татар дөньясында киң таралган була. Һәрбер татар гаиләсендә ул өстәл китабы булып хезмәт иткән. Шуңа өстәп, мәдрәсәләрдә Аллаһы Илчесенең тормыш юлы буенча уку әсбабы итеп тә кулланылган. “Алты Бармак”та Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәрьяклап тормыш юлы ачыла. Шулай ук китапта башка пәйгамбәрләр һәм илчеләр турында да тәфсилләп мәгълүмат бирелә.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дөньяның теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09

Интернет-кибет: huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*