tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур ТВ” телеканалында «Такой татарский русский» дигән яңа тапшыру күрсәтелә башлый
“Хозур ТВ” телеканалында «Такой татарский русский» дигән яңа тапшыру күрсәтелә башлый

“Хозур ТВ” телеканалында «Такой татарский русский» дигән яңа тапшыру күрсәтелә башлый

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче мөселман федераль “Хозур ТВ” телеканалында «Такой татарский русский» дип аталган яңа тапшыру күрсәтелә башлый. Әлеге тапшыру татар теленнән алынган сүзләрнең килеп чыгышы турында кызыклы итеп һәм мавыктыргыч итеп сөйли. Әлеге проект, Татарстан Республикасындагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уйлап табылып, тормышка ашырыла.

Һәр чыгарылыш аерым темага багышланган: мәсәлән, телевизор караучылар кием-салым, ризык, транспорт, күчемсез милеккә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныша алачак. Тапшыруны барыбыз да хәреф танырга өйрәнгән «Әлифба» китабы тышлыгындагы малай алып барачак. Тапшыруны эшләгәндә, Россиянең һәм Советлар берлегенең В.В. Радлов, Д.Н. Ушаков, Н.К. Дмитриев, М.Р. Фасмер кебек халык арасында танылган тел белгечләренең фәнни хезмәтләре файдаланылган.

«Такой татарский русский» тапшыруын “Хозур ТВ” телеканалында 23 марттан алып сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә көндезге сәгать ике туларга биш минутта (13:55) һәм кичке сәгать тугыз туларга биш минутта (20:55) карарга мөмкин.

«Таттелеком» абонентлары исә тапшыруны сишәмбе көнне көндезге сәгать ике тулып биш минутта (14:05), кичке сәгать унбер туларга 25 минутта (22:35); пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә көндезге сәгать бер туларга егерме минутта (12:40) һәм төнге сәгать бердә (01:00) карый ала.

“Хозур ТВ” телеканалының мобиль кушымтасын huzurtv.ru сайтында App Store яки Google Playдан күчереп алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*