tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуш киләсең, Нәүрүз!
Хуш киләсең, Нәүрүз!

Хуш киләсең, Нәүрүз!

18 нче март көнне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә шәһәр хакимияте, мәдәният һәм туризм департаменты, “Ватан” үзбәк оешмасы ярдәме белән Нәүрүз бәйрәме узды. Тамашачылар Төмән, Тубыл артистларының чыгышларын яратып карадылар. Тубылның базар мәйданын яңгыратып күңелле милли көйләр ерактан ишетелде. Язгы матур Нәүрүз бәйрәмен көн белән төннең тигезләшкән вакытына туры китереп бәйрәм итәләр. Шәһәр мәдәният үзәге артистлары яңа милли костюмнарда сәхнәгә чыгып татар халкының моңлы җырларын, дәртле биюләрен башкардылар.

Алып баручылар матур теләкләр белән кунакларны котладылар. Сәхнәдән берсеннән-берсе матур чыгышлар тубыллыларны сөендерде, балалар өчен кызыклы уеннар үткәрелде, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләрен сокланып карадылар. Тәмле милли ризыклар белән сыйланырга да мөмкинлек булды. Өлкәннәрне Нәүрүз бәйрәме яшьлек елларына алып кайтса, балалар милли бәйрәмебезнең тарихы белән таныштылар. Алып баручылар якташларыбыз бу бәйрәмне авылларда Әмәл, Садака, Көлцән дип әйтүләре турында сөйләделәр. Концерт барышында оештырылган гореф-гадәтләребез бер булганын күрсәтте Нәүрүз бәйрәме. Чара барышында тамашачылар “кәнфит чәчү”, “кәнфит җыю” йоласында рәхәтләнеп катнаштылар. Күпчелеге өйләреннән бәйрәм кунакларын сыйларга дип тәм-томнар алып килгәннәр. Татар биюләрен яратучылар өчен кече сәхнәдә ярышлар үтте, оештыручылар аларны да кәнфитләр белән сыйладылар. 86 яшьлек хезмәт ветераны Рәшидә апа Сәитованың балалары, оныклары, оныкчыклары да гореф-гадәтләребезне белеп үсәләр. Хөрмәтле бәйрәм кунагын Әмәл күчтәнәчләре белән сыйладылар. Ул якташларына иминлек, дуслык, халкыбызга бердәмлек теләде.

Бу көн дуслык, татулык, шатлык бәйрәменә багышланган мәдәни чаралар себер-татар мәдәният үзәгендә дәвам итте. Кунакларны “Себер нурлары” ансамбле моңлы җырлары белән каршы алдылар. Үзәкнең икенче катында татар, үзбәк милләте мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә багышланган күргәзмәләр әзерләнгән. Регионыбызда танылган читек тегүче Шәйдулла Хәмидуллинның матур сарауцлары, читекләре, шамаилларына һәркем сокланып, кызыксынып карады. Картиналар, милли үзбәк киемнәре күргәзмәсе дә тубыллыларның күңеленә хуш килде.

Чара тамашачылар залында дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләрне, катнашучыларны шәһәр башлыгы исеменнән урынбасары Геннадий Зверев котлады. Шәһәр мәдәният департаменты җитәкчесе Анастасия Ионина: “2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы. Без һәр милләтнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен торгызырга тиеш. Инициативалар бик күп. Без барлык иҗтимагый оешмаларга да ярдәм итәргә тырышабыз”, – диде. Төмән өлкәсенең “Ватан” үзбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Муин Сабиров, 13-11азәрбайҗан оешмасыннан Илһам Панахов, Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы әгъзасы Динар Абукин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча комиссия рәисе Альберт Апсатаров, “Наследие” региональ татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова тамашачыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен юлладылар. Сәхнәдән рус, үзбәк, татар телләрендә җырлар яңгырады, биючеләр милли күлмәкләрен җилфердәтеп биеделәр. Тубылда дусларын җыйган Нәүрүз бәйрәме күңелле, уңышлы үтте.

Римма Умитбаева

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*