tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты
“Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты

“Хуҗа Насретдин” Екатеринбургта «Реальный театр» фестивалендә катнашты

5 сентябрь көнне  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Реальный театр” XIII Бөтенроссия фестивале кысаларында Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча куелган “Хуҗа Насретдин” спектаклен тәкъдим итте.

Камаллылардан кала фестиваль программасында Новосибирск, Ростова-на-Дону, Красноярск, Новокузнецк, Минусинск  һәм Самарадан театрлар катнаша. «Реальный театр» XIII Бөтенроссия фестиваленең тулырак программасы белән биредә танышырга мөмкин: тюз.екатеринбург.рф

Фестиваль хакында:

«Реальный театр» XIII Бөтенроссия фестивале 2015 елның 4-11 сентябрендә Екатеринбургта үтә. «РЕАЛЬНЫЙ ТЕАТР» – 1990 елда оештырылган традицион фестиваль. Беренче фестиваль өлкә статусында уза һәм Екатеринбург шәһәренә Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш театрларын җыя. 1994 елны фестиваль Бөтенроссия статусы ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*