tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хуҗайлан мәктәбендә язучы Якуб Зәнкиевны хөрмәтләп искә адылар
Хуҗайлан мәктәбендә язучы Якуб Зәнкиевны хөрмәтләп искә адылар

Хуҗайлан мәктәбендә язучы Якуб Зәнкиевны хөрмәтләп искә адылар

«Иртеш таңнары» дилогиясе, “Ялкында өтелгән мәхәббәт” романы,  балаларга багышлап язган хикәяләре белән танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевның истәлегенә багышланган чаралар Хуҗайлан мәктәбендә узды.

6 нчы апрель көнне мәктәп укучылары өчен “Все о нем” дип исемләнгән чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Тимканова үткәрде. Язучыны яхшы белгән ветеран укытучылар Галия Мөслимова, Гөлчәчәк Чеботаева хатирәләре белән уртаклаштылар. Укытучылар мәктәптә бергә эшләгән еллары, Якуб абый нинди яхшы күңелле кеше, сәләтле, тәҗрибәле остаз булганы, укытучы хезмәтен искиткеч яратканы турында җылы сүзләр белән искә алдылар. Намуслы, вөҗданлы, гадел, һәркемнең күңелендә якты эз калдырган коллегалары турында сөйләгәннән соң ветеран укытучылар укучыларга теләкләрен җиткерделәр.

Тәнзилә Тимканова мавыктыргыч формада укучыларын язучының биографиясе белән таныштырды. Балаларның һәм чарага килүчеләрнең игътибарына Я.К.Зәнкиев катнашындагы кызыклы, вакыйгаларга бай булган фильм күрсәтте. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, күп еллар Хуҗайлан мәктәбе директоры булып эшләгән, РФнең Атказанган укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Я.К.Зәнкиев турында укучылар мәктәптә узган ”Звездный час” викторинада теләп катнаштылар. Балалар язучының әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр. Алар ихлас күңел һәм зур теләк белән сорауларга җавап бирделәр. 4 нче сыйныф укучысы Линар Тимканов, 2 нче сыйныф укучысы Фәридә Базарова викторинада җиңеп финалга чыктылар. Җиңүчеләргә һәм викторинада катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Тәнзилә Тимканова:”Мондый чараларны ел саен үткәрергә тырышабыз. Укучыларыбыз бөек язучыларыбызны, җирле авторларыбызны белеп үсеннәр, илебезнең патриотлары булсыннар. 1942 нче елны үзе теләп сугышка киткән, күп фронт юлларын узган, сугышны Прага шәһәрендә тәмамлаган, 1,2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән, сугыштан туган ягына кайтып Төмән өлкәсе мәктәпләрендә завуч, директор, Тубыл районы мәгариф бүлеге мөдире, күп еллар Хуҗайлан мәктәбе директоры булып эшләгән Я.К.Зәнкиев лаеклы ялда булган елларында Төмән өлкәсе, Тубыл ягы тарихына, җирле халкыбызга, тарихи вакыйгаларга, себер җирлегендәге легендаларына, гореф-гадәт йолаларына, табигать күренешләренә, Бөек Ватан сугышы елларына багышлап әсәрләр яза һәм иҗаты белән илкүләм таныла. Туган ягында язучыны хөрмәт белән искә алалар. Я.К.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбендә язучыга багышлап ел саен мәдәни чаралар, экскурсияләр үткәрелә,”-дип сөйләде.

Татар мәдәнияте, татар әдәбияты, язучылар иҗаты белән укучыларын кызыксындырган, аларның иҗатын популярлаштырган фидакарь укытучы Тәнзилә Мөхәммәт кызы Тимкановага чарада катнашучылар, тамашачылар рәхмәтләрен белдерделәр.

                                             Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*