tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә мини-футбол буенча «Изге Рамазан Кубогы» турнирының финал этабы узачак
Мәскәүдә мини-футбол буенча «Изге Рамазан Кубогы» турнирының финал этабы узачак

Мәскәүдә мини-футбол буенча «Изге Рамазан Кубогы» турнирының финал этабы узачак

Мәскәүдә 28-30 апрельдә мини-футбол буенча «Изге Рамазан Кубогы» Ачык Халыкара турнирының финал этабы узачак.

Матчларны «Яңа лига» спорт комплексы кабул итәчәк. Җомга көнне, 28 апрельдә Moscow Marriott Grand Hotel кунакханәсендә матбугат конференциясе узачак. Турнирда катнашуны Татарстан Республикасы, Мордовия, Красноярск крае, Мәскәү өлкәсе, Мәскәү автономиясе командасы, Мәскәү, Әфганстан, Әзербайҗан, Казахстан татарлары автономиясе командалары раслады.

«Изге Рамазан Кубогы» турнирының финал этабында катнашу өчен командалар төбәк турнирларында сайлап алу этапларын узалар яки төбәкнең җыелма командалары формалаштырыла. Финал этабында 4 төркемгә бүленгән 16 команда чыгыш ясаячак. Төркемнәрдә турнир бер түгәрәк системасы буенча узачак. Һәр төркемдә беренче ике урынны алган командалар бер — берсе белән очрашалар, аннары бу матчларда җиңүчеләр чирекфиналда, ярымфинал һәм финалда уйныйлар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*