tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан консерваториясе бер сәхнәдә төрле еллардагы Опера студиясе йолдызларын җыячак
Казан консерваториясе бер сәхнәдә төрле еллардагы Опера студиясе йолдызларын җыячак

Казан консерваториясе бер сәхнәдә төрле еллардагы Опера студиясе йолдызларын җыячак

11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Татар музыка театры энҗеләре» концерты узачак. Чара Казан консерваториясе Опера студиясенең 30 еллыгына багышлана.

Бу концерт белән Казан дәүләт консерваториясе Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивален ачып җибәрә. Фестивальгә уку йорты ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән нигез салынган, ул фестивальнең сәнгать җитәкчесе дә булып тора. Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале Казан консерваториясе тарафыннан беренче тапкыр Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.

КДК Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе, музыкаль театр кафедрасы мөдире, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаббарова сүзләре буенча, бу кичне тамашачыларны Опера студиясенең соңгы 30 елдагы иң әһәмиятле спектакльләренең ретроспективасы көтә. Программага төрле елларда консерваториянең Опера студиясе тарафыннан төрле елларда куелган опералар, музыкаль комедияләр, ораторийлардан күренешләр кергән: Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», Салих Сәйдәшевнең «Наемщик», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым», Эльмир Низамовның «Алтын Казан» һәм «Кара пулат» әсәрләре һ.б. Беренче бүлектә искиткеч татар классикасы яңгыраячак. Ә икенчесендә тамашачыларны XX гасыр уртасыннан бүгенге көнгә кадәр татар операсы һәм музыкаль спектакльләр ретроспективасы көтә.

Бу кичне төрле еллардагы Опера студиясе солистлары, хәзерге заман сәхнәсенең йолдызлары: Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Айрат Ганиев, Сөмбел Кыямова, Руслан Закиров, Алина Кәримова, Илгиз Мөхетдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

«Концертта безнең Опера студиясен тәмамлаучылар тамашачыларны үзләренең искиткеч тавышлары белән сөендерәчәк. Бу елларда күп кенә чыгарылыш укучылары Татарстанның халык, атказанган артистлары исемнәрен алды. Иҗатларында алар үзләрен искиткеч күрсәтә һәм консерватория мәктәбе байрагын лаеклы йөртә. Без алар белән да матур яңгырашлары, сәхнәдә татар телен искиткеч белүләре, артистлык, сәхнә сөйкемлелекләре белән горурланабыз. Кайчандыр бездә белем алган шәхесләр – хәзер инде җитлеккән музыкантлар – бу кичне безгә үз талантларын бүләк итәчәк, сәхнәдә безнең яраткан alma materны котлаячак», – дип ассызыклады Әлфия Җаббарова.

Шулай ук бу кичне сәхнәгә аккомпаниатор буларак Россиянең иң танылган яшь композиторларының берсе, Казан консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире Эльмир Низамов чыгачак. Концертта тагын Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге Казан консерваториясе халык уен кораллары оркестры, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге симоник оркестры, Гөлназ Акбарова җитәкчелегендәге Опера студиясе хоры, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Гүзәл Ахунова җитәкчелегендәге татар хоры, Дмитрий Железновның малайлар һәм егетләр капелласы һәм башкалар катнаша. Моннан тыш, сәхнәгә 1нче һәм 4нче балалар музыка мәктәпләренең ике коллективы чыгачак.

Башлану вакыты: 18:30 сәгатьтә.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*