tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Иртыш буе Халыкара Сабан туе Сәмәй шәһәрендә узачак
I Иртыш буе Халыкара Сабан туе Сәмәй шәһәрендә узачак

I Иртыш буе Халыкара Сабан туе Сәмәй шәһәрендә узачак

10 сентябрьда Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренең “Бейбитшилик” утравында I  Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак. Аңа Россиянең Иртыш елгасында урнашкан барлык шәһәрләреннән дә күп сандагы татарлар чакырулы.Бәйрәм чараларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да  катнашуы көтелә.

Сәмәй шәһәре I Иртыш буе Халыкара Сабан туен уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмады. Чөнки Семипалатинск – казах даласында татарлар иң күп яшәгән шәһәрләрнең берсе, ә Иртыш елгасы исә Казахстан, Россия һәм Кытайны тоташтырган мөһим сәүдә юлы. 2023 елда бәйрәм уздыру эстафетасын Иртыш елгасы буенча урнашкан Россия шәһәрләренең берсе– Тобольск яки Омск һәм Павлодар, Усть-Каменогорск, Казахстан Республикасы татарлары кабул итә алачак.

Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде.”Бейбитшилик” утравына 3 меңнән артык кунак җыелыр дип көтелә. Актаныш муниципаль районыннан Казахстан Республикасына 170 мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе киләчәк. Биредә татар утарын урнаштырып, татар халкының ничек тормыш иткәне күрсәтеләчәк. Шулай ук 1000 литрлы зур казанда татар һәм казакъларның иң яраткан ризыгы-шурпа пешерү планлаштырыла .

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*