tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее ветераннар турында электрон энциклопедия чыгара
Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее ветераннар турында электрон энциклопедия чыгара

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее ветераннар турында электрон энциклопедия чыгара

Туган якны өйрәнү музее белгечләре әйтүенчә, Лениногорск ветераннары тарихын күрсәтү мөмкинчелеге турында алар күптән хыялланган. Әлеге хыял электрон киоск рәвешендә чынга ашырылачак, электрон киоскта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык архив мәгълүматлары, фото һәм видеолар булачак. Билгеле булганча, әлеге проект Президент фондының мәдәни инициативалар конкурсында җиңде.

Август аена музей сайтында 600дән артык ветеранның тарихы җыелган һәм сайтта бастырылган. Әлеге эшне музей белгече Фәһимә Минязева башкарган. Музейда 2 меңнән артык ветеранның анкеталары да бар, алар да ярдәмгә килә. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, кайбер анкеталарда ветераннарның исемнәре юк, андый очракта Каниф Хәкимовның «Они сражались за Родину» китабыннан ветераннарның исемнәрен табалар. Бу турыда «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Лениногорскилылар проектка шулай ук ярдәм итә. Күпчелеге ветераннар турында мәгълүматны музейга алып килә икән. Музей фонды тыл хезмәтчәне Әблязова, Демидовлар, Стенькиннар, Мурзаковлар, Козловлар гаиләсенең фото һәм документлары белән баеган.

«Пенсия фонды шулай ук проектка зур өлеш кертте, алар ярдәме белән исән-сау булган ветераннар белән очрашырга насыйп булды, – дип сөйли музей директоры Нэля Галиева. – Андрей Чатуров, Александра Рудковская белән аралашу зур тәэсирләр калдырды. Зур рәхмәт аларга».

«Үлемсез полк сөйли» – Туган якны өйрәнү музее үсеше тарихында зур вакыйга. Бу этапны «Хәтерне «цифрда» сакларга» дигән күргәзмәдә күрсәтәләр. Күргәзмә залында Бөек Ватан сугышында катнашучы лениногорскилылар турында мәгълүмат җыю һәм саклау күрсәтелде. Музей беренче тапкыр үзенең кәгазь архивларын, картотекаларын, альбомнарын күрсәтә, ветераннарның балалары, оныклары бүләк иткән экспонатлар турында сөйли.

Музейга мәгълүматлар китерүчеләргә музей белгечләре рәхмәтен җиткерә, башкалардан да Лениногорскиның ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүматлар көтеп кала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*