tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел бит ул, киң бит ул
Идел бит ул, киң бит ул

Идел бит ул, киң бит ул

Уфада “Идел” VIII Халыкара башкорт һәм татар җырлары фес­тиваль­-конкурсы узды. Анда Башкортстан һәм Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Волгоград, Саратов, Улья­новск өлкәләрен дә тәкъдим итүче башкаручылар катнашты. Җыр бәйрәмендә Кытай вокалчылары Бао Вэнзце һәм Лю Лу, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе магистрантлары көч сынашты.

Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина һәм республиканың мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев сәламләде, алар конкурсны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Гала-концертта барлыгы 33 лауреат, шул исәптән Ульяновскидан “Идел” халык ансамбленең сигез солисты катнашты.

Чыгышларны Башкортстанның һәм Татарстанның сәхнә йолдызлары Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Наилә Фатыйхова бәһаләде. Алар “Башкорт халык җыры”, “Татар халык җыры”, “Башкорт эстрада җыры”, “Татар эстрада җыры”, “Балалар номинациясе”, “Академия”, “Ансамбль” номинацияләрендә I, II һәм III дәрәҗә лауреатларны билгеләде.

Башкортстаннан — Нух Котыев, Айрат Баязитов, Ульяновскидан — Алинә Асматуллова, Волгоградтан Руслана Шәрипова лауреатлар дип табылды. Традиция буенча, быелгы катнашучылар белән узган еллар фестивальләре җиңүчеләре бер сәхнәдә чыгыш ясады.

— “Идел” халыкара фестиваль-конкурсын үткәрү — күпмилләтле республиканың мәдәни тормышында матур традициягә әверелде, — дип билгеләп үтте Зөһрә Рәхмәтуллина. — Бу җыр бәйрәме күрше республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең ныгуына яшь вокалчыларның башкару осталыгын камилләштерүгә үз өлешен кертә, яңа талантлар ача һәм милли җырны популярлаштыра.
Зөһрә ИСЛАМОВА.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*