tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе спорт академиясе экс-ректоры Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды
Идел буе спорт академиясе экс-ректоры Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды

Идел буе спорт академиясе экс-ректоры Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең элеккеге ректоры Йосыф Якубов Татарстанның Башкортстандагы яңа вәкиле булды. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Якубов Йосыф Диганшәй улын Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле итеп өч елга билгеләргә», – диелә документта.

Сентябрь башында Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиле Ранэль Зиннәтуллинның үз вазифасыннан китүе хакында хәбәр иткән иде. Ул республикаара проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүне дәвам итәчәк,әмма инде дәүләт эшчәнлеге вазифасында түгел.

Якубов урынына Идел буе спорт һәм туризм академиясен элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкләде.

Диана Авакян

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*