tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале узды
Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале узды

Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале узды

Идел буе югары уку йортлары студентларының халыклар дуслыгы фестивале быел да башкалага үз телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшы белгән, хөрмәт иткән яшьләрне җыйды. Алар арасында Мордовия, Удмуртия, Мари иле, Башкорстан, Чувашиядән килгән студентлар да бар иде. Әлеге бәйрәм Халыклар бердәмлеге көнендә үтте.

Чараны ачуда катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов милли кыйммәтләрне саклауга юнәлтелгән республика оешмаларының бердәм эшен хуплады. Ул яшьләрне берләштергән һәм башка халыклар мәдәниятенә үтеп керә торган чаралар үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

РФ Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе ярдәмчесе Александр Ильченко студентларны барлык халыкларга карата толерант булырга, шул ук вакытта милли үзаңны саклау турында онытмаска чакырды.

Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының (КХТИ) тәрбия һәм социаль эшләр буенча проректоры Альбина Шәвәлиева әйтүенчә, халыклар дуслыгы фестивале КНИТУ студентларын гына түгел, Идел буеның барлык төбәкләреннән дә күпмилләтле коллективларны җыя.

– 30 ел элек институтның актлар залында уздырыла башлаган халыклар дуслыгы фестиваленең Татарстанның мәдәни тормыш феноменына әверелүенә мин бик шат, – диде КНИТУның Халыклар дуслыгы клубы җитәкчесе, дәүләт белән идарә итү, тарих һәм социология кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Венера Мөшәрова. – Ел саен уздырыла торган әлеге фестиваль инде дистә еллар Идел һәм Урал буе вузлары, Россиянең башка төбәкләре, шулай ук Казан югары уку йортларында белем алучы Азия, Африка, Латин Америкасы илләреннән килгән студентларны берләштерә, аларда рухи кыйммәтләргә, традицияләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт тәрбияли.

Фестивальнең миссиясе шунда. Халыкларның сәнгать теле милләтара аралашу сәнгате теленә әйләнә, монда инде экстремизм күренешләренә, радикализмга урын калмый. Үзенчәлекле костюмнар, колоритлы биюләр, җырлар яшьләрдә төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт хисләре уята. Фестивальдә катнашучы төбәкләрнең саны елдан-ел арта бара. Быел Мәскәү дә кушылды. Безнең уникаль проект – Идел буе вузара халыклар дуслыгы фестивале озак еллар дәвам итәр һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелер дигән өметтә калам.

Сәрия Мифтахова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*