tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар тәкъдим ителде
Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар тәкъдим ителде

Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар тәкъдим ителде

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче татарлар турында яңа китаплар чыгарган.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында институт галимнәре китаплар турында журналистларга сөйләде. Басмалар соңгы ун ел эчендә Түбән Новгород, Самара, Оренбург, Пермь, Әстерхан, Чиләбе, Ульяновск, Киров, Пенза өлкәләренең, Мари Эл, Башкортстан, Удмуртия республикаларының татарлар күпләп яшәгән ике йөздән артык авылларыннан җыелган материалларга нигезләнгән.

«Безнең галимнәр экспедицияләрдә милләттәшләрнең җирле сөйләш үзенчәлекләрен, фольклор үрнәкләрен, халык музыкасын, халык сәнгатен һәм осталарын, кабер ташы язмаларын өйрәнә. Экспедицияләр нәтиҗәсе буенча Идел-Урал төбәгенең „Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән“ сериясендәге җыентыклар дөнья күрә», — диде институтның халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов.

Әлеге фәнни-популяр басмалар киң катлам укучыга тәкъдим ителде. Китаплар әдәби телдә язылган мәкаләләрне, статистика мәгълүматларын, экспедиция вакытында төшерелгән фотосурәтләрне үз эченә алган.

«Әлеге китаплар Идел-Урал төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезнең татар халкының аерылгысыз өлеше булуын дәлилли», — диде Илмир Ямалтдинов.

Китапларның электрон версиясен Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтыннан күчереп алырга мөмкин.

Рифат Каюмов 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*