tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» яшьләр үзәге 2021 елның 1-7 ноябрь көннәрендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбен уздырды
«Идел» яшьләр үзәге 2021 елның 1-7 ноябрь көннәрендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбен уздырды

«Идел» яшьләр үзәге 2021 елның 1-7 ноябрь көннәрендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбен уздырды

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2021 елның 1-7 ноябрь көннәрендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбен уздырды.

Чараның төп максаты: татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Татар балалар лидеры мәктәбендә Россия Федерациясенең төрле регионнарында һәм Татарстан Республикасында яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы 80 активист катнашты. Әстерхан, Мәскәү, Самара, Төмән, Сарытау, Новосибирск, Владимир, Калуга, Оренбург өлкәләреннән, Пермь крае, Татарстан һәм Удмуртия Республикаларыннан заявкалар килде.

Катнашучылар өчен смена дәвамында тарих һәм татар теле буенча лекцияләр уздырылды. Социаль проектлар язу буенча мастер-класс кысаларында балалар тарафыннан 10 проект язылды һәм тәкъдим ителде. Катнашучылар дебат кагыйдәләре белән таныштылар һәм практикада үз фикерләрен дөрес итеп җиткерергә һәм үз позицияләрен якларга өйрәнделәр. Халыклар бердәмлеге көнендә Татар балалар лидеры мәктәбе «Зур этнографик диктант» акциясенә дә кушылды.

Әлеге чараларның барысы да балаларда лидерлык сыйфатлары һәм милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм теленә мәхәббәт тәбрияләүгә юнәлдерелгән.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*