tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел-йорт 2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак
«Идел-йорт 2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

«Идел-йорт 2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт 2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театрда узачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Гран-при иясе спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак. Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу» программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклауга һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә. Конкурста катнашу өчен татар, рус, классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә татар, рус телләрендә куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

«Идел-йорт 2021» конкурсының финал этабы йомгаклары буенча җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре бирелә һәм һәр номинация буенча акчалата сертификатлар тапшырылачак.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя.
1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – һәвәскәр театр иҗатын үстерү һәм җәелдерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.

Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән оештыра.

ГБУ «Таткультресурсцентр»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*