tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел-йорт» талантлар барлый
«Идел-йорт» талантлар барлый

«Идел-йорт» талантлар барлый

Республикада иҗади бәйгеләр шактый. Алар халыкның рухын баетырга, иҗат канатларын ныгытырга ярдәм итә. Шундыйларның берсе – «Идел-йорт» театр коллективлары конкурсы.

1992 елда башланып китә ул. Баштарак анда Татарстандагы үзешчән театр коллективлары гына катнаша. 1998 елда төбәкара статус ала һәм «Идел-йорт» дип аталып йөртелә башлый. 2018 елдан әлеге конкурс исемле дә булды: Камал театрының озак еллар директоры булган Шамил Закиров исемен йөртә ул. Бүген дә Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр сәнгатен үстерүне максат итеп куя.

«Идел-йорт» конкурсы быел да өч турда узган, Татарстан һәм Россия төбәкләре сәхнәләрендә 250ләп театр коллективыннан 2 меңнән артык кеше тамашачыга үзенең осталыгын һәм талантын күрсәтергә тырышкан. Алар арасыннан 40 коллектив икенче турга узган. Сайлап алуның икенче этабы март-апрель айларында Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа, Әтнә һәм Теләчедә үтте. Өченче тур 6-15 октябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәни ял итү комплексында булачак. Мактаулы урыннар һәм Гран-при өчен быел 12 коллектив көч сынаша.

«Идел-йорт» турында тәфсилләп сөйләү өчен журналистлар белән булган матбугат конференциясенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, конкурсның жюри әгъзасы Рәдиф Сәгъди, Шамил Закиров исемендәге XIX төбәкара театр коллективлары бәйгесенең кураторы Рифат Миндубаев килде.

Бик җанлы һәм кызыклы әңгәмә булды ул. Сөйләшүдән аңлашылганча, инде 19нчы тапкыр үткәрелгән әлеге конкурска иҗат коллективлары тарафыннан елдан-ел мөнәсәбәт яхшыра бара. Алар ел дәвамында бәйгегә тәкъдим ителәчәк әсәрне тырышып әзерлиләр. Бу конкурска килгән әсәрләрнең сыйфатын да яхшырта. 2008 елдан башлап «иң-иң» театр коллективларына Грантлар да бирелә башлаган. Аның беренчесенә Кукмара райо­ны мәдәният йортының театр коллективы лаек булган. Ә инде узган елгысы Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге халык театрына эләккән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җиңүчеләргә гастроль юлларын да ачкан. Узган ел бөгелмәлеләр Төмән өлкәсенең 24 авылы сәхнәсендә чыгыш ясаган.

Быел да финалга чыккан 12 коллектив бу мәртәбәле исемгә һәм 1 миллион сумга дәгъва кыла. Алар арасында, Татарстан коллективлары белән бергә, Башкортстанның Илеш районы һәвәскәрләре дә катнаша. Алар Мос­тай Кәримнең «Кыз урлау» спектаклен сәхнәләштергәннәр. Финалга чыгучылар арасында Чүпрәле районы мәдәният йортының халык театры да, Теләче районы мәдәният йортының «Сердәш» халык театры һәм башкалар да бар.

Сайлап алынган финалга чыккан коллективлар куйган әсәрләрнең барысы да диярлек таныш, күп тапкырлар уйналган һәм каралган.

– Халык театрлары профессионал түгел, ә – үзешчән, – дип аңлатты моны Рәдиф Сәгъди. – Аларның төп эшләре артистлык түгел. Шуңа алар, репертуар сайлаганда, үзләре караган, ошаткан, яраткан спектакльләрне алырга тырыша. Бүгенге сөйләшүдән соң киләчәктә яңа спектакль дигән номинация дә булыр кебек. Конкурска әзерләгән спектакльләрне онлайн карау турында да сүз барды.

Җиңүчеләр быелның 9 декабрендә Камал театры сәхнәсендә игълан ителәчәк. Конкурс Гран-прига ия булган коллективның спектаклен күрсәтү белән тәмамланачак. «Камал театры сәхнәсендә алар югалып калмаслармы соң?» дигән сорауга да бик тапкыр җавап ишеттек. «Зурны кечерәйтеп була, ә менә кечкенәне зурайтып булмый», – диде Камал театры директоры.

Журналистлар – хәйләкәр халык: «Ленин мәдәният үзәгендәге спектакльләрнең кайсысына барырга киңәш итәсез?» – дип тә сорап куйдылар. Ә театр белгечләре һәм драматурглар тагын да остарак булып чыкты: «Барысын да карагыз, зыян булмас!» – диде алар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*