tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» журналыннан өр-яңа проект – «Туфан самавыры»!
«Идел» журналыннан өр-яңа проект – «Туфан самавыры»!

«Идел» журналыннан өр-яңа проект – «Туфан самавыры»!

Туры эфир Туфан Миңнуллин “Идел” журналына бүләк иткән чәчәкле самавыры янында оештырыла. Әдип аны безне бердәмлеккә, горурлыкка өндәү йөзеннән бүләк иткән, ләбаса!

“Әти редакцияләрдә чөкердәшеп чәй эчәргә ярата иде, – ди Әлфия Миңнуллина. – “Ай, Туфан абый!” – дип каршы алган кызлары булган редакцияләрне яратты.  Андый җирләргә күчтәнәчләр белән йөри торган гадәте дә бар иде. Шушы бүләге янында рәхәтләнеп үз телебездә милләт мәсьәләләре турында сөйләшеп, аны искә алугызга бик шатланыр иде. Хәерле сәгатьтә, уңышлар сезгә!”

 

 

Журналист Земфира Гыйльметдинова да самавыр вакыйгасын яхшы хәтерли:

Безнең редакция һәрчак “Идел” редакциясе белән күрше булды. Шул күршелекнең Чистай урамындагы бина чоры иде. Ачылган көненнән алып туктаусыз дулкынланып, “атларны кичүдә” дә, “кичүгә җиткәнче” дә алыштырып торучы “Идел” берара ниндидер очраклы, бераз кәмитрәк холыклы, безнең халык вәкиле булмаган егет кул астында эшләп алды. Иделлеләр бу хәлдән бер дә риза түгелләр иде, әлбәттә.

Ярдәм сорап Туфан абый янына керделәр. Туфан абый башта бу делегацияне”Кайчан үзегез көрәшергә өйрәнәсез инде!” – дип шелтәләде. Шулай да кирәкле кабинетларга кереп, хуҗаларга әдәби журналда мөхәррирнең каләм әһеле булырга тиешлеген исбатлый алды. “Идел”гә прозаик Рөстәм Галиуллинны баш мөхәррир итеп куйдылар. Рөстәм килеп эшли башлагач, беркөнне Туфан абый бик матур, чәчәкләре янып торган электр самавыры алып килде. Без – үзенекеләр – бу хикмәткә сокланып карап, тиздән чәйне чәчәкле самавырда кайнатып әчәргә план корып торганда “Иделләргә бу! Таралышып йөрмәсеннәр. Шушы самавыр янына җыелышсыннар, әйе!” – диде. Самавыр гына түгел, “Идел”дә Туфан абый алган зәңгәр диван да бар. Без журналдан “Идел”ләр кебек, берәм-берәм таралышмадык, “пәрдә”не ябып барыбыз бергә чыгып киттек. Шулчакта, кунаккка чакырсалар – үзебез дә утырып торырбыз дигән өмет белән, күчте дә инде ул диван күршеләргә.

“Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин самавыр турында болай дип сөйләде:

2011 елның декабре иде. Хәтерлим, мине “Идел” яшьләр журналына тәкъдим итәргә Туфан абый, Разил абый,  Илфак Ибраһимов килгәннәр иде. Анда Туфан абый матур сүзләр әйткән иде:

– “Идел” журналында Фәиз Зөлкарнәй эшләгәндә, үз янына һәрвакыт язучыларны җыя торган иде. Аның самавыры кайнап торганда, язучылар үзләренең идеяләре белән бүлешеп утырырлар иде. Мин синең дә шундый редактор булуыңны телим, шуңа күрә самавыр бүләк итәм әле. Синең яныңнан кешеләр өзелмәсен, килгән язучыларны шулай куандырып тор, диде.

Туфан абый сүзендә торды, икенче көнне эшкә килгән идем, Туфан абый елмаеп куйды, ә аннары самавырны бүләк итте. Самавыр “Идел”нең символына әйләнде дияргә мөмкин. Мин Туфан абыйның сүзләрен үтәргә тырыштым. Ул “Идел”нең күтәрелеп килгән чорлары белән бәйли торган самавыр ул!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*