tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын тәкъдим итү кичәсе узды

Габдулла Тукай әдәби музеенда “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын тәкъдим итү кичәсе узды

Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда  “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге басмаларның үзенчәлеге нәрсәдә, укучыларны киләчәктә нинди яңалыклар белән сөендерергә җыеналар?

“Мәгариф” айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни- методик һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары Татарстаныбызда басыла торган бик күп санлы газета –журналлар арасында педагог –укытучылар,  мәгариф, гаилә, мәктәп, тәрбия  өлкәсенә эшләүчеләр өчен иң кадерле басмалар дисәк тә бер дә ялгышмабаз. Тәкъдим итү алдыннан, журналларның  яңа редколлегиясе әгъзәләре белән таныштыру һәм  журналларның киләчәге хакында сөйләшү, киңәшмә утырышы булды.

Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*