tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ихсан» үзәгенә курсларга, остаханәләргә йөрүчеләрнең күпчелеге – эшләүче хатын-кызлар
«Ихсан» үзәгенә курсларга, остаханәләргә йөрүчеләрнең күпчелеге – эшләүче хатын-кызлар

«Ихсан» үзәгенә курсларга, остаханәләргә йөрүчеләрнең күпчелеге – эшләүче хатын-кызлар

Монда туташ-ханымнар яңа һөнәр үзләштерергә яисә үзләре өчен яңа иҗат төре белән шөгыльләнергә йөри

Казанның тарихи үзәгендә, Каюм Насыйри урамында  «Ихсан» дип аталган бер мәркәз бар. Гади генә урын түгел бу, чөнки монда күпләрнең еллар буе күңелләрендә йөрткән хыяллары чынга аша. Заманча тел белән әйткәндә, ул «Тренинг үзәге»  дип атала, аны үзебезчә «Һөнәр өе» дип атарга да мөмкин. Чөнки монда туташ-ханымнар яңа һөнәр үзләштерергә яисә үзләре өчен яңа иҗат төре белән шөгыльләнергә йөри. Мәркәздә төрле чит телләр өйрәнү, бәйләргә, тегәргә өйрәнү курслары, рәсем сәнгатенең күп тармаклары буенча һәртөрле остаханәләр эшләп килә. Кемгәдер көндез йөрү уңайлы, кемдер исә бары тик кичен генә килә ала – дәресләрнең вакыты һәркем өчен дә уңайлы итеп, теләкләрне искә алып төзелә.

Мәркәзнең хуҗабикәсе Ләйсән ханым – иҗат кешесе, КФУның журналистика бүлеген тәмамлаган, татар матбугатын укучыларга язмалары, шигырьләре, хикәяләре  аша Ләйсән Фәтхетдинова исеме белән азмы-күпме таныш, хәзер Солтанова фамилиясен йөртә. Тумышы белән Балык Бистәсеннән. Заманында иҗат җимешләре бик күп газета-журналларда басыла. Аннары тормышында бераз тәнәфес булып ала. «Мин  ташка басылган һәр сүзнең зур җаваплылык икәнен аңлап алдым. Син язганны укып, кеше ниндидер нәтиҗәләр ясарга, нәрсәнедер үзгәртергә мөмкин… Моны аңлагач, миндә ниндидер бер эчке курку барлыкка килде, һәр язган җөмләм өчен  ахыргача җавап тота аламмы? – дип уйлана башладым», – дип искә ала Ләйсән бу чорны. Яшьләр яратып йөргән «Шәрык» клубын, аннары «Фикер», «Алтын Урда» яшьләр клубларын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе дә ул. Аннары «Ихсан» үзәген ачу  фикере туа. Ләйсән үзе теләсә кайсы идеяне нульдән башлап чынга ашырырга мөмкин, дип саный. Кемнеңдер ярдәменә өметләнеп, инвестицияләр көтеп ятарга түгел, ә җиң сызганып эшне башларга кирәк, дип саный.

Париж  Коммунасы урамында кечкенә бүлмәдә татар-мөселман яшьләре өчен тел өйрәнү курслары буларак башланып киткән үзәкнең бүген күптөрле юнәлеш­ләре, тәҗрибәле укытучылары бар. Ләйсән ханым укытучыларны туплауга бик җаваплы карый: ул курслар үткәрү өчен тәҗрибәсе зур булган, шул эш белән озак еллар шөгыльләнгән остазларны җәлеп итәргә тырыша. Кайбер остазларны эзләү озакка да сузыла.

«Мин бу үзәкне зур бизнес – проектка санамыйм, бу күбрәк күңел өчен, – дип аңлата ул үзе.  – Укып бетергәндә үк  шундый бер креатив эш урыны табарга хыялландым: анда аз да түләмәсеннәр, эше дә җанга ятарлык, кызыклы булсын… ләкин мин ул эшне эзләп тә таба алмадым һәм… андый эш урынын үзем ясарга булдым. Дөрес, кайвакыт туйдырып та җибәрә: гел кешеләр белән эшлисең, стресс та бар. Ләкин 10 ел буе көчең кергән, инде кешеләр белгән, яратып йөргән үзәкне ничек япмак кирәк? Яңа көч җыям да, тагын алга атлыйм».

Мәркәздәге курсларга, остаханәләргә йөрүчеләрнең күпчелеге – эшләүче хатын-кызлар. Кемдер кечкенәдән рәсем ясарга, кемдер гомер буе тегәргә өйрәнергә хыялланган, кемнеңдер хыялы – төрек телен өйрәнеп, Төркиядә яшәп кайту… Билгеле бер мизгел җитә, ул ханымнарга шул хыялларын чынга ашырырга форсат чыга һәм алар «Ихсан» үзәгенә килеп эләгә. Монда исә хыяллар чынга аша. «Бары тик теләгең көчле булу кирәк, яңа һөнәр, яңа эш үзләштерергә беркайчан да соң түгел!» – ди Ләйсән. Үзәктәге  иҗади остаханәләргә йөрергә яратучыларның бер өлеше – җитди аналитик профессия әһелләре, аларга күңелләрен ял иттерү өчен ниндидер илһам, үзгәреш кирәк. «Ихсан»да яңа һөнәр үзләштереп, үзенең яңа талантын ачып, ахырдан бизнес оештырып җибәрүчеләр дә бар икән. Бер ханым энәне ничек тотарга да белмәгән килеш эчке киемнәр тегәргә өйрәнү курсына килеп, аны үткәннән соң шундый рухланып китә ки, үз остаханәсен ачып җибәрә һәм бүген интернет кибет аша авторлык эшләнмәләрен бик уңышлы сатып бара. Рәсем курсларына йөреп, сәләтләре ачылып киткән, хәзер үзләре искиткеч картиналар язып, аларны яхшы хакка сатучылар да бар. Кайчагында  баштарак тегү курсларына йөргән ханымнар рәсем ясарга, чит телләр өйрәнергә дә килә. Гомумән, хатын-кыз һәрвакыт үзен камилләштереп, яңа белемнәр, һөнәрләр белән илһамланып яшәргә тиештер. Шул чагында гаилә мәшәкатьләреннән дә сулу аласың, башкалар өчен дә кызыклы шәхес булып каласың. Әле өстәвенә җаныңа хуш килгән шөгыльне иярләп, керем дә ала башласаң, тагын да күңелләр үсеп китә. Пенсиядә булып та, яңалык эзләп, яңа курслар үзләштерергә үзәккә килгән өлкән яшьтәге ханымнар бигрәк тә хөрмәткә лаек. Картлык андыйлардан ерак кача. «Кайчакта өлкәннәр яшьләрне дә уздырып җибәрә бездә, – дип елмая Ләйсән. – Рәсем курсына рәсем ясарга өйрәнергә килеп, чын сәләтләре ачылып китүчеләр дә бар. Бер уйламаган җирдән рәсемгә һәвәслегең ачылып, якыннарыңа үзең иҗат иткән картинаны бүләк итсәң, искиткеч бит!»

«Ихсан» үзәге бүген Ләйсәннең кайчандыр хыялында туган җылы, креатив эш урыны гына түгел, ә күпләргә иҗат канаты куя торган, гыйлемнәрен, һөнәрләрен арттыра торган хикмәтле, өйдәге кебек уңайлы бер мәркәзгә әверелгән. Җан җылысы, җаваплылык һәм таләпчәнлек сарыф ителгәнгә, Ләйсән күңелендәге иҗади орлыклар шытым биргәнгә шулайдыр ул. Кем белә, без әле ул орлыкларның шытымнарын Ләйсән Фәтхетдинова дигән талантлы каләмдәшебезнең яңа әсәрләре рәвешендә дә күреп сөенербез.

Эльмира Сираҗи
madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*