tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының 10 нчы юбилей призерларын бүләкләү узды
“Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының 10 нчы юбилей призерларын бүләкләү узды

“Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының 10 нчы юбилей призерларын бүләкләү узды

1 декабрь Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган “Ике аккош” Бөтенроссия музыкаль конкурсының 10 нчы юбилей призерларын бүләкләү узды.

Чара “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. Анда Башкортстан, Татарстан, Сургут, Магнитогорск шәһәрләреннән 350ләп кеше, шул исәптән 9 ансамбль катнашты. Конкурс Аургазы һәм Чишмә районнарында уздырыла. Бөтенроссия конкурсы жюри рәисе – танылган җырчы Айдар Галимов.

“Нур” татар театры оркестры музыкантлары кунакларны Бәхти Гайсин композицияләре белән каршы алды. Кунаклар алдында Октябрьск шәһәреннән гармунчылар ансамбле, Салаваттан курайчылар ансамбле һәм Ярмәкәй районы гармунчылар ансамбле чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы әгъзасы Альфред Дәүләтшин һәм “Кызыл таң” газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхтдинов Мәчетле районының иң “Яшь йөрәкләр” гармунчылар ансамбленә диплом, “инструменталь башкару” номинациясендә җиңүче, шулай ук приз – гармун тапшырдылар – Тальянка ( ансамбль составында: Рәшит Гыйбадуллин, Фәрит Гыйбадуллин, Рафит Зиннуров, Гөлназ Пастухова, Зөлфирә Сәлимова). Бүләкләүгә “Яшь йөрәкләр” ансамбле исеменнән аның җитәкчесе Зөлфирә Сәлимова барды. Ансамбль конкурста өченче тапкыр катнаша.

Чыганак: Мәчетле районы татарлары автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*