tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Гыйльметдинов “Асыл” татар балалары лидеры мәктәбе яшьләре белән очрашты
Илдар Гыйльметдинов “Асыл” татар балалары лидеры мәктәбе яшьләре белән очрашты

Илдар Гыйльметдинов “Асыл” татар балалары лидеры мәктәбе яшьләре белән очрашты

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Асыл» татар балалары лидеры мәктәбендә кунакта булды.

Очрашу вакытында Илдар Гыйльметдинов оештыручылар һәм балалар белән күреште. Ул билгеләп үткәнчә, лидерлык сыйфатлары рухның ныклыгын, үз-үзеңә ышанычны, ахыргача барырга әзерлекне күздә тота. “Лидерлык – үзеңә ышанган кешеләр өчен җаваплылык та әле ул. Лидер – бурычларны хәл итәргә һәм кыенлыкларны җиңәргә генә түгел, ә аларны киләчәктә күз алдына китерергә сәләтле көчле шәхес”, – дип ассызыклады рәис.

Илдар Гыйльметдинов лидерлыкка омтылышны – җәмгыятьтә лаеклы урын алу теләге, дип аңлатты. “Ул бөтен кешеләргә хас. Лидер булу өчен лидерның билгеле бер шәхси сыйфатларына ия булу гына түгел, ә даими рәвештә үз өстеңдә эшләргә кирәк. Үз-үзеңә ышаныч авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Тынычлык, мантыйклык, читтән карап бәя бирү кебек лидерлык сыйфатларын үстерү, һичшиксез, туганнар һәм дуслар арасында хөрмәткә һәм танылуга лаек булырга ярдәм итәчәк”, – дип өстәде ул.

Очрашудан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аннары истәлеккә фотога төштеләр.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2020 елның 2-8 ноябрь көннәрендә «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбен уздыра.

Чараның төп максаты – татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итүне күздә тота. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Катнашучылар өчен смена дәвамында төрле лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дебатлар һәм татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар оештырыла.

Әлеге чара балаларда лидерлык сыйфатлары һәм милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*