tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек итүгә багышланган конференциядә катнашты
Илгиз Халиков чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек итүгә багышланган конференциядә катнашты

Илгиз Халиков чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек итүгә багышланган конференциядә катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков «Россия Федерациясе төбәкләре дәрәҗәсендә чит илләрдәге милләттәшләр белән хезмәттәшлек” конференциясендә катнашты.

Илгиз Халиков  катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән онлайн форматта сәламләде. Ул «Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты проектлары һәм милләттәшләр белән эшләү линиясе буенча Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

Владикавказда узган конференциядә шулай ук Россия Федерациясе субъектлары җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*