tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков һәм Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Кунашак районының мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты
Илгиз Халиков һәм Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Кунашак районының мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты

Илгиз Халиков һәм Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Кунашак районының мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты

25 март Чиләбе өлкәсе Кунашак районында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм Чиләбе өлкәсе татар конгрессы рәисе Лена Колесникова районның мәдәният хезмәткәрләре белән очрашты.

Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан мәдәният йортлары, китапханәләр һәм иҗат коллективлары җитәкчеләренә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук сәфәр кысаларында район башлыгы Сибәгатулла Әминов белән очрашу булды. Очрашу дәвамында Илгиз Халиков мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү буенча фикер алышты, Татарстан Республикасы югары уку йортларында гамәлдә булган программалар белән таныштырды һәм яңа уку елыннан башлап ата-аналар гаризалары нигезендә татар телен укытуда ярдәм итүне сорады. Кунашак авылы мәдәният йортында концерт кысаларында иҗат коллективларына Татарстан Республикасы “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” Дәүләт программасы ярдәмендә тегелгән милли костюмнар тапшырылды.

Эшлекле сәфәрнең ахырында Илгиз Халиков районның спорт инфраструктурасы белән танышты һәм якын арада Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган ярышлар уздыру мөмкинлеге турында тәкъдим кертте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*