tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Халиков Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укуларында катнашты
Илгиз Халиков Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укуларында катнашты

Илгиз Халиков Кукмара мөхтәсибәтендә IV Мәчкәрә укуларында катнашты

25 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков Кукмара районы Мәчкәрә авылында IV төбәкара “Мәчкәрә укулары” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Быел укулар Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100-еллыгы һәм Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте һәм “Шәҗәрә – милләтнең тамырлары” темасына багышланды. Конференция эшендә күренекле дин әһелләре, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, галимнәр, иҗат әһелләре, язучылар катнашты.

Иң мөһиме, кабул ителгән резолюциянең төп пункты итеп оештыру комитетына Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә V “Мәчкәрә укуларын” Россиякүләм дәрәҗәсендә уздыру йөкләнде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*