tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Кәлүч Самарның беренче халык артисты булды
Илгиз Кәлүч Самарның беренче халык артисты булды

Илгиз Кәлүч Самарның беренче халык артисты булды

Самар өлкәсендә соңгы 14 ел буена губернатор сайлаулары тукталып торды. Дистә елдан артык вакыт узды. Әйтергә кирәк, эзсез узмады. Халыкның күп катламында битарафлык тойгылары җәелеп, күңел түрләренә җавапсызлык та кереп урнаша башлаган иде. Ләкин дә теләсә нинди, теләсә кайсы “изм”нарда да башын саклап калырга өйрәнгән татар баласы эшләде дә эшләде. Дәүләт бабайдан көтеп-көтеп тә файда тапмагач, аерым шәхесләр җәмәгать оешмалары төзеп, мәдәният аша милләткә хезмәт итеп килделәр.

Самарның үзендә шундый кешеләрнең иң олугы һәм зур дәрәҗәләргә ирешкәне – Илгиз Кәлүч.

44 ел элек Советлар берлеге бердәм совет халкы әвәләп ятканда 22 яшьлек Илгиз Кәлүч Самарда татар ансамбле оештырып җибәрә. Озын буйлы, чибәр, үз яше өчен интеллектуал байлык туплап өлгергән, кешеләр белән уртак тел таба белүче авыл егете үз тирәсенә сандугачтай сайрап торган гүзәлләрне, дәрманнары ташып торган көчле беләкле авыл егетләрен бер боҗрага туплый. Илгиз Кәлүч сәнгать академиясендә түгел, ә техник вузда белем ала һәм төрле техник югары уку йортларыннан яшьләрне үз тирәсенә җыя. Хәрби заводта галәм ракеталарының конструкторы булып эшләү аңа “Техник фәннәр кандидаты” исемен алырга ярдәм итә. Шул ук вакытта егетебез эштән соң төннәрен мәдәният сараенда татар сәнгатен аякка бастыра. Озак-озак еллар Илгиз Кәлүч шимбә, якшәмбе көннәрен Самар өлкәсе буйлап гастрольләрдә уздыра.

Илгиз чибәрләрнең чибәре Асиягә өйләнә. Балалар туа. Асия ханымга сорау бирдем: “Илгизнең гастрольләрен ничек кичердегез?” дигәнемә: “Дөнья мәшәкате белән сизелми дә калды. Юата белде. Баштан Самар өлкәсен йөреп чыгам диде, аннары Татарстан, Башкортстан, Сарытау, Ульян якларын әйләнеп чыкты. Аннары Мәскәү, Петербурга юл тотты. Күңелләрне эретерлек җаен таба белде”, диде ул.

Илгиз Кәлүч җитәкләгән “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле уңдырышлы җирлеккә туры килде.

Замана диләр. Гаепне адәм баласы читтән эзли, уңышсызлыкны икенчеләрдән табарга тырыша. Милләтсез җәмгыять төзергә тырышканда да, Илгиз әфәнде татарлыкны сакларга көч куйды. Мәрткә киткән татарны уятырлык ялкынлы, күңел кылларын тибрәндерүче сүзләр тапты. Зур уңышның сәбәбе – Илгиз әфәнденең татар әдәбиятына мөкиббән булуыннан килә. “Ялкынлы яшьлек” сәхнәсендә җыр-биюдән башка әле шигърият тә чәчәк атты. Концерт программаларына Казанның атаклы язучылары, шагыйрьләре менде.

Атаклы дин әһеле, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗәнинең: “Милләтне кием дә саклый” дигән сүзләрен үзенә кыйбла итеп алды. Артистлар һәрвакыт милли киемне сакладылар.

Илгиз Кәлүч гомеренең 44 елын татар сәнгатенә багышлады. Бүген аңа 75 яшь.

Дәүләткә үпкә юк. Ансамбльнең 18 еллыгына Илгиз Кәлүчкә “Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен бирәләр. Дүрт елдан соң Илгиз әфәнде “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була. 2003 елда Самар губернасының сәнгать өлкәсендәге лауреаты. 2006 елда аңа “Дуслык” орденын тапшыралар.

“Бу югары исемне беренче булып татар кешесенә бирүләре белән түрәләр татарларны куандырды. Самарда бизнеста татарлар төшеп калганнардан түгел. Сәнгатьтә дә шундый үрләр яулавыбыз йөрәкләрдә горурлык хисе уята”, – диде Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин.

“Узган 44 елның кайсы чоры зур кыенлыклар китерде?” диюемә: “Сәнгатькә җиңел еллар юк, бигрәк тә сикәлтәле тормышта. Шулай да үзенчәлек бар. Беренче елларда ансамбльгә күбрәк үзешчәннәр, ә соңгы елларда музыкаль белемле яшьләребез килә”, – диде Самар өлкәсенең беренче халык артисты Илгиз Кәлүч.

“Азатлык” Радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*