tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул итү 2022 елның 15 ноябренә кадәр озайтылды

2022 елның 15 ноябренә кадәр Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә заявка бирү кампаниясе дәвам итә.

Премия 2020 елда ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көненә тапшырыла.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-атка һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

Гаризалар 2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр алына.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Илһам Шакиров премиясенә 27 гариза бирелгән иде. Алар арасында популяр артистлар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзадә Сафиуллина, Ришат Төхвәтуллин, Динә Гарипова, Эльза Исламова, Айдар Рәкыйпов, Мингол Галиев һәм башкалар бар иде.

2020 елда Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары булдылар:

  • «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова;
  • «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров;
  • «Халык җыры» номинациясендә (үзешчән артист) – Илһам Шакировның бертуган улы – Флер Шакиров.

Илһам Шакиров исемендәге Беренче республика премияләрен тапшыру 2021 елның 15 февралендә – Илһам Шакировның туган көнендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.

НИГЕЗЛӘМӘ

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*