tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакировның хатирәсенә
Илһам Шакировның хатирәсенә

Илһам Шакировның хатирәсенә

Татар милләтенең – барчабызның зур уртак кайгысын уртаклашабыз. Илһам Шакировның вафаты бөтен татар халкыбызга зур югалту булды. Финляндиядә, Казанда, Питерда һәм Мәскәүдә аның белән очрашуларыбыз, самими сөйләшүләребез һичкайчан онытылмаячак. Аның моңлы җырлары арабызда мәңге сакланачак.

Илһам милләтпәрвәр шәхес иде. Бай мәдәниятебезгә һәм кадерле ана телебезгә зур әһәмият бирде. Ул милли аңыбызны күтәрде. Финляндия һәм Татарстан арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуда үз күркәм өлешен кертте.

Илһамның рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Илһам Шакировның хатирәсен хөрмәтләп, аны сагынып,

Финляндия татарларының дини, милли, мәдәни үзәге

Финляндия Ислам җәмгыятенең шәрәфле рәисе

Окан Дахер, Рәхилә Дахер

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*