tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Галимҗанов ат чабышында җиңү яулады
Илсур Галимҗанов ат чабышында җиңү яулады

Илсур Галимҗанов ат чабышында җиңү яулады

Мордовиядә узучы XII Бөтенроссия авыл Сабан туенда юртак токымнары чабышларында җайдак Илсур Галимҗанов Вернблум Аш кушаматлы ат белән җиңү яулады. Малкайның хуҗасы – Рәмис Айзатуллов. Җиңүчеләргә төп приз – Лада машинасын Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырдылар.
Чабышта Татарстан, Мордовия, Чувашия Республикаларыннан, Пенза өлкәсеннән килгән атлар һәм җайдаклар көч сынашты. Җайдаклар арасында ир-атлардан тыш, гүзәл зат вәкилләре дә бар иде.

Әйтергә кирәк, быел Аксюн авылы янындагы кырда махсус 520 тамашачыга исәпләнгән трибуналы ипподром корылган. Объектны төзүдә Мордовия төзүчеләренә Казаннан белгечләр дә ярдәм иткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*