tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесенең зона этабы

2022 елның 23 гыйнварендә Азнакай шәһәренең гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Монда Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы,Баулы,Әлмәт шәһәрләренең муниципаль этапларында җиңгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары көч сынашты. Әлеге һөнәри бәйге иҗади эшләүче алдынгы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, ярдәм итү һәм аларның нәтиҗәле тәҗрибәләрен тарату максаты белән үткәрелә.

Бәйгедә катнашучылар  югары һөнәри осталыкларын, тирән һәм ныклы белемнәрен күрсәттеләр, биремнәрне уңышлы үтәделәр.

Мөгаллимнәрнең дәресләрен составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Халиков И.И, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире  Шәмсетдинова Р.Р, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгече Р.Ә.Баһавиева булган жюри бәяләде.

Чыганак: mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*