tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмә районында данлыклы ат үрчетүчеләр истәлегенә «Аударыш» турниры узды
Бөгелмә районында данлыклы ат үрчетүчеләр истәлегенә «Аударыш» турниры узды

Бөгелмә районында данлыклы ат үрчетүчеләр истәлегенә «Аударыш» турниры узды

Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы бистәсененең «Нефтьче» стадионында атларда көрәш турниры – «Аударыш» узды. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды һәм бистәнең ат үрчетүче күренекле кешеләре истәлегенә багышланды.

Кунакларны Карабаш мәдәният йортының «Наза» халык фольклор ансамбле халык уен коралларында уйнап, бавырсак белән каршы алды. Бөгелмә район газетасы шул турыда хәбәр итә.

Турнирда Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Тукай районнарыннан 16 спортчы катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасы чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары да бар. «Аударыш» ярышлары ике авырлык категориясендә –  80 кг хәтле һәм аннан авырраклар арасында узды.

Сокландырырлык уникаль һәм матур көрәш булды. Атта көрәшүчеләрнең һәр көрәше тамаша иде.

Лениногорск һәм Әлмәт районнары вәкилләре җиңеп чыкты.

«Аударыш» уенында команда зачетында Лениногорск районы көрәшчеләре иң көчлеләр дип табылды.

Чара барышында шулай ук борынгы уеннар – «Аркан тарту», «Таш ату», «Багана белан чабу» кебек ярышлар оештырылды. Җиңүчеләргә тере приз – әтәч эләкте.

Теләк белдерүчеләр өчен атларда йөрү дә оештырылган иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*