tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәмләшә торган вакыт: Актаныш районының Тыңламас авылыннан яугир хатынына ярдәм
Бердәмләшә торган вакыт: Актаныш районының Тыңламас авылыннан яугир хатынына ярдәм

Бердәмләшә торган вакыт: Актаныш районының Тыңламас авылыннан яугир хатынына ярдәм

Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләребезгә, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә һәм туганнарына социаль, психологик, көнкүреш һәм башка ярдәм күрсәтү максатыннан бик күп изге гамәлләр оештырылды. Бүген районыбызның Тыңламас авылындагы бер гаиләгә бер “Газель” арбасы белән утын кайтарылды. Аны төяү һәм бушату эшләренә Актаншның “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләре – “ФОРПОСТ”чылар җәлеп ителгән иделәр. Җитез ир-егетләр “ә” дигәнче, бик тиз арада җиренә-җиткереп эшләделәр.

Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин билгеләп үткәнчә: “Барлыгы районда 27 гаиләгә мондый саллы һәм кирәкле ярдәм күрсәтелгән икән. Утын кискәндә, агачларга зыян салынмый”.

Кыш көне кисүнең уңай якларның берсе, хикмәте ¬– экологик хәвефсезлек тә исәптә икән. Посадка чистартыла, вак-төяк ботакларны янәшәгә өеп баралар. Халкыбыз бик актив, изге җанлы! Әйткәндәй, шәфкатьле эшмәкәрләребез, “Коммунсервис” оешмасы 20 меңлек яхшы пычкы, ягулыклар белән ярдәм иткәннәр.

Кәзкәй авыл җирлегенә биләмәләрендә урнашкан Тыңламас авылында яшәүче Лилия ханым Мортазинаның тормыш иптәше А. мобилизациядә, ил-күгебезнең тынычлыгы, дөньядагы иминлек өчен яу кырында. Лилия апа – өч бала анасы(уку яшендәләр), үзе авылның фельдшеры. Бу гаиләгә утын мунча ягу өчен кирәк.
Райондашларның бердәмлеге һәм мәрхәмәтлелеге сокландыра, дуслар! Авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев хәтта үзе бушатышты. Үз җирлеге өчен шулкадәр тырыш һәм җан атып торучы җитәкче – зур хөрмәткә лаек шәхес. “Бөтенебез бергә булсак кына, кыенлыкны җиңеп чыгып була”, – ди волонтёр егетләребез.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*