tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туфан Имаметдинов: Милли мәдәният белән танышуны дастаннардан башларга кирәк дип уйлыйм
Туфан Имаметдинов: Милли мәдәният белән танышуны дастаннардан башларга кирәк дип уйлыйм

Туфан Имаметдинов: Милли мәдәният белән танышуны дастаннардан башларга кирәк дип уйлыйм

Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов милли мәдәниятне аңлатуны дастаннардан башларга кирәк дип саный. Шушы максатларын күздә тотып Тинчурин театры Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 еллыгы уңаеннан «Идегәй» дастанын чыгара.

«Урта Азиядә яшәүче халыклар милли мәдәниятне дастаннардан башлый. Мәсәлән, без аларның Идегәй образына һәм ул дастанга мөнәсәбәтенә игътибар иттек. Казахстанда хәтта аның исемендәге фестиваль дә бар. Безгә дә милли мәдәният белән танышуны дастаннардан башларга кирәк», – диде режиссер «Идегәй» дастаны премьерасына багышланган матбугат конференциясендә.

«Бездә татар әдәбиятын өйрәнү Тукайдан башлана. Без дастаннарга бай һәм аларны өйрәнергә кирәк. Аларның сюжеты, шигъри юллары безнең бөек шагыйрьләргә дә үрнәк булып тора», – дип дәвам итте ул.

Туфан Имаметдинов «Идегәй» дастанының Тинчурин театрындагы куелышын яшьләр өчен дә кызыклы булачагын вәгъдә итте – аларны «экшн» белән кызыктырды.

«Идегәй» спектакле безнең өчен зур вакыйга. Ул безнең тарихыбыз, безнең җәүһәребез. Яшь буынга сәхнә теле аша дастаннарыбызны җиткерү бик кирәкле эш. Президентыбыз, Хөкүмәтебез ярдәме белән бу спектакль дөнья күрә», – дип фикерен җиткерде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

«Идегәй» әсәрен мәктәп балаларына, студентларга күрсәтү буенча безнең ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән сөйләшүләр бара. Алар бу әсәрне күрергә тиеш. «Идегәй» – бик актуаль әсәр. Ул төрле катлам тамашачыга да кызыклы булачак», – дип нәтиҗә ясады театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

«Идегәй» дастаны Тинчурин театрында 26, 27 гыйнвар көннәрендә күрсәтелә. Дастанда Идегәй ролен яшь актер һәм режиссер Илнур Гарифуллин башкара.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*