tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирфан тагын шаккатырды
Ирфан тагын шаккатырды

Ирфан тагын шаккатырды

Безнең авылдан Түбән Новгород өлкәсе Сергач районының Земство җыенында халкыбыз ихтыяҗын ныклап нəтиҗəле яклаган уңышлы һəм мəрхəмəтле эшмəкəр Ирфан Таһир улы Шаипов авылдашларының көнкүрешен комфортлы итү өчен бик зур һəм мөһим эшлəр башкара. Иҗтимагый һəм сəяси- социаль тормышның үзəгендə кайный дисəм, бер дə ялгыш булмас.

Кичке төштə урам-тыкрыкларыбызны яктырта торган лампочкаларны яңа фонарьларга алмаштырды һəм аларның санын арттырып, бу яктан авылыбызны зур шəһəргə охшатты. Хəзер кич белəн рəхəтлəнеп урам йөрибез. Ə моңа кадəр ул таушалган суүткəргеч линиялəрен яңаларына алмаштырды, шул исəптə безнең тыкрыкта да. Аннары казылып күмелгəннəн соң, яз һəм көз айларында пычракка батмас өчен, беренче чиратта нəкъ шул тыкрыкларга вак таш түшəтте. Кыш айларында нəкъ аның техни- касы оператив рəвештə урам- тыкрыкларыбызны чистартып тора. Буран булганнан һəм күп кар яуганнан соң, җирле хоккей тартмасын да ул олы кардан арындыра. Элек “Җирле инициативаларга булышлык”, хəзер “Сезгə хəл итəргə!” өлкə программасы ярдəмендə дə авылыбыз яхшы якка нык үзгəрде – төп урамнарда асфальт юллар төзелде, спорт һəм балалар мəйданчыклары булдырылды. Ə əлеге программада җирле проект белəн катнашу өчен, беренче чиратта, авылның инициатив төркеме булуы сорала һəм бездə аны алыштыргысыз рəвештə нəкъ Ирфан Таһир улы җитəклəп бара.

Əйтергə кирəк, милли-мəдəни, дини һəм спорт чараларын оештыруда да ул гел булышып тора. Мəчетебезнең күп еллар ташландык хəлдə торган беренче катын тəртипкə китерүдə, аны файдалы итеп җиһазландыруда да Ирфанның өлеше зурдан булды һəм бу игелекле гамəле Россия мөфтилəр советы рəисе шəех Равил Гайнетдин исеменнəн махсус медаль белəн бəялəнде. Безнең авыл тарихында бе- ренче тапкыр нəкъ Ирфан Таһир улы 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, кешелек дөньясының гүзəл яртысын тəшкил иткəн авылдашларына бик матур һəм адреслы бəйрəм концерты бүлəк итте. Чакыру билеты алгач ук, ихтирам-хөрмəт тоюдан күңелем əллə нишлəп китте, шатлык хислəреннəн күз төплəрем чыланып куйды һəм бу юлы 8 Март бəйрəмен аеруча зур түземсезлек белəн көтə башладым.

Ирфанның гаилəсенə, дусларына рəхмəт, алар бу өлкəдə барысын да алдан уйлап эш иткəн, чөнки пандемиядəн саклану чаралары гамəлдə булган очракта махсус чакыру билетлары белəн генə концертка керүне оештыру бик урынлы һəм отышлы вариант. Беренчедəн, алар бу идеялəрен тормышка ашыруда барлык авылдаш хатын-кызларны колачлап, мөлаем затларга оригиналь зур бүлəк ясауда берəүне дə игътибарсыз калдырмаган. Икенчедəн, алдан бу хакта белдерү-игъланнар таратмау – бүгенге эпидемиологик вазгыятьтə мəхшəр туе тудыру куркынычыннан җитди саклану булгандыр, дип белəм. Ə инде коронавируска каршы тору уңаеннан кертелгəн чиклəнүлəр йомшартылып, тамашачы залларын күбрəк тутыру мөмкинлеге тугач, оеш- тыручылар ут күршелəребез булган Шөбиле хатын-кызларын да бəйрəм концертына чакырырга килешкəннəр булса кирəк. Онытмыйк, Ирфанның əнисе Роза ха- ным нəкъ Шөбиле кызы бит һəм бу фактор да əлеге карарда төп рольне уйнагандыр. Кыскасы, Татарстан артистлары Ильмира Нагимова, Илдар Ямалиев, Регина Рəшитова һəм Илфир Искəндəров үзлəренең матур концертларын ике йөздəн артык булган тамашачы каршында бирде. Күренеп тора, бу коточкыч пандемия сəбəпле халык үзара ара- лашырга, дөньясын онытып концерт карарга нык сусаган, шуңа артистларның һəр чыгышы кайнар алкышларга күмелде.

Ике сəгатьлек тамаша күз ачып-йомган арада тəмамланды кебек. Шулай шул, яхшы нəрсə тиз бетə ул. Бу көнне бездəн, хатын-кызлардан, иң зур һəм олы рəхмəтлəр Ирфанга юлланды, ə авыл башлыгы Рөстəм Мансур улы Абдуллин исеменнəн артистларга һəм шулай ук концертны бүлəк итүчегə сəхнəдəн чиксез рəхмəтлəрне җирле депутат Олег Əндəрҗанов ирештерде, Ильмира ханымны 30 яшьлек юбилее белəн котлап, аңа чəчəклəр тапшырды. Ирфанның бу бүлəгеннəн алган уңай тəэсирлəр күплəрнең күңелендə əле озак еллар сакланачак. Без, авылдашлар, аның белəн чиксез горурланабыз!

Фəүзия ДƏҮЛƏТБАЕВА,

укытучы-ветеран,

Кочко-Пожар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*