tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана
Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

Иртәгә Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлана

2023 елның 24-26 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздыра. Форумда катнашырга татар дөньясындагы иң актив каләм ияләрен җыелачак.

Программа кысаларында 24 һәм 26 октябрь көннәрендә чаралар Казан шәһәрендә узачак, ә 25 октябрь көнне Татарстанның Яшел Үзән районына бару планлаштырыла. Биредә Россия регионнарыннан җыелган журналистларны “Зелёный Дол” мәгълүмат үзәге һәм “Яшел Үзән” газетасы редакциясе эшчәнлеге белән таныштыру планлаштырылган.

24 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу көтелә. Шулай ук форум кысаларында “Татмедиа” җитәкчелеге белән очрашу, лекцияләр, экскурсияләр планлаштырылган.

26 октябрь көнне түгәрәк өстәл янында фикер алышулар каралган. “Хәбәр” бөтенроссия конкурсының гомум нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге игълан ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*