tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тантаналы ачылышы узачак
Бүген Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тантаналы ачылышы узачак

Бүген Казанда IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тантаналы ачылышы узачак

2021 елның 31 март – 2 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак, чит илләрдән кунаклар да көтелә. Өч көнлек программада дискуссион мәйданчыкларда эшләү, пленар утырыш, шулай ук Татарстанның Тукай районына сәфәр каралган.

Бу минутларда Пермь крае, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Оренбург һәм башка регионнардан делегатлар килә башлады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*