tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Умырзая” талантларны сәхнәгә чыгара
“Умырзая” талантларны сәхнәгә чыгара

“Умырзая” талантларны сәхнәгә чыгара

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәбендә “Умырзая” татар халык иҗатының балалар фестиваль-конкурсы узды.

Бәйгедә катнашучыларны шәһәр татар автономиясе рәисе урынбасары, спорт самбосы федерациясе президенты Ривкат Хафиятов сәламләде. Ул халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен 22 нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева белән ана теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллинага грамоталар тапшырды. Ә шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ольга Антипова милли гореф-гадәтләрне саклап калуда, патриотизм һәм интернационализмны үстерүдә әлеге чараның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Гала-концертны шәһәрнең алтын тавышы Сәлмән Снагатуллин башлап җибәрде. Балалар бакчаларына йөрүче нәниләр арасында “Вокаль жанры” номинациясендә җиңүче итеп Нэлли Нурдинова танылды. Ә аның яшьтәшләре Илназ Сибагатов, Ясминә Афандеева, Самира Габайдуллова, Айдар Кәримов һәм Ясминә Галеева “Нәфис сүз” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. 36 нчы балалар бакчасы малайлары һәм кызлары “Бишек җыры” хореография композициясен оста тәкъдим итте. Ә 9 нчы мәктәптән “Бабочки” вокаль группасы “Кәләпүшем калфагым” җырын оста башкарган өчен алкышларга лаек булды. 16 нчы лицейдан Камилла Хафиятова, Гүзәл Краснолицкая һәм Камилә Феткуллова халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел”не яңгыратып, икенче урын алдылар.

2 нче мәктәптән Алина Ибатуллина “Вокаль жанры” номинациясендә (урта яшь категориясе) җиңү бәхетенә иреште. Ул “Бүләк” җырын оста башкарды. Шул ук мәктәптән биюче Аделина Юнусовага “Хореография жанры” номинациясендә тиңнәр табылмады. Талантларга искиткеч бай әлеге мәктәптән Динара Сәмигуллина, Аделина Вәлиева, Альбина Сафина “Нәфис сүз” номинациясендә активлык күрсәттеләр. Ә җиңүче итеп “Әбием бүләк җибәргән” исемле шигырьне сөйләгән Камилла Бахитова танылды. Балалар сәнгать мәктәбеннән (укытучылары – Светлана Кочнева) Алина һәм Аделя Абдуллиналар “Вокаль жанры” номинациясендә (өлкән яшьтәге группа) беренчелеккә чыкты. Ә 19 нчы мәктәптән Энҗе Искакова патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең “Син онытырсың” шигырен аһәңле яңгыратты.

Хәзер инде традициягә кергән “Умырзая” фестиваль-конкурсын “Нәфис сүз” номинациясендә җиңүче Илнура Кулиева сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Милли моңнар” исемле шигыре белән тәмамлады. Милли чараны гаҗәеп матур, бик тә югары дәрәҗәдә алып барган Альбина Хамидуллинага рәхмәт сүзләре яңгырады. Киләчәктә фестивалебезгә төбәкара конкурс статусы бирү турында хыялланабыз, безнең сәхнәдә Казан, Самара, Саратов шәһәрләренең яшь талантлары да чыгыш ясар иде, ди Балалар иҗат йортының педагог-оештыручысы Екатерина Сорочкина.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*