tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югра төбәгендә “Дуслык фестивале” узды
Югра төбәгендә “Дуслык фестивале” узды

Югра төбәгендә “Дуслык фестивале” узды

Лангепас шәһәрендә эшләп килүче «Якташлар» җәмгыятендә халыкка хезмәт итүче дусларыбыз «Дуслык җыры – 2021» исеме астында бик күркәм фестиваль үткәреп җибәрде. Балалар, яшьләр арасында оештырылган әлеге фестиваль тирә – якта яшәүче татар – башкорт халкын берләштерде, яшь талантларны тагын бер кат барлады. Фестивальнең режиссёры, Роза ханым Низамова үзенең хис – кичерешләре белән бүлеште, фестивальне оештырырга ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга, тамашачыларга, килгән кунакларга зур рәхмәтен белдерде.

– Хөрмәтле дуслар! Лангепас шәһәрендә “Якташлар” оешмасы, “Якташлар” ансамбле активлары белән берлектә, быел 14нче тапкыр Югра җирендә татар – башкорт җырларыннан торган “Дуслык җыры” фестивален уткәрде. Фестивальдә балалардан алып өлкәннәргә кадәр катнашты. Хәрвакыт яңа кешелэр өстәлеп тору, аларга кирәкле тәрбия бирү үз телләрен белмәгән нәниләрне әзерлэп олы сәхнәгә чыгару, әлбәттә җиңел эш түгел. Безнең максат “Дуслык җыры” фестивален исем өчен түгел, ә җисеме өчен тырышу, ягъни һәр адымны җиренә җиткереп эшләү. Балалар безнең киләчәк, бу бәйрәм – фестивальләр аларга яхшы йогынты ясый: телебезне, илебезне, Тукаебызны, милли көйлэрне, өйрәнергә, сакларга ярдәм итә. Бала күңелендә олыларга, безгә карата хөрмәт хисләре уянуга зур этәргеч була.

Тирә – як шәһәрләрдә яшәгән дуслар белән очрашу, бер – береңнән урнәк алу, дус яшәу, яшь буынга шулай ук яхшы тәэсир итә. Без Сирен әфәнде белән бу фестивальнең дәвамлы булуы белән горурланабыз. Ел саен уздырылган мондый татар – башкорт фестивальләре Югра төбәгендә үткәрелми. Ә бит мондый очрашулар ешрак булса, тагы да куңеллерәк, ә киләчәк буынга ничек файдалы булыр иде! Сүз уңаеннан әйтеп китәсем килә: куршеләремә, иң якын дусларыма әйләнгән Покачи шәһәренең “Туган як” ансамбле кызларына, сабыйларына бик зур рәхмәт! Без алар белән бер гаилә кебек яшибез! Барыгызга да иҗади уңышлар, исән – саулар булыгыз! Гел шулай бергә дуслыкта яшик! ”

Роза ханым Низамова балаларны татар мәдәниятенә тарту өстендә бик зур эшләр алып бара. Татар җыры, нәфис сүзгә аерым басым ясый. Чит җирдә кече яшьтән татар телен өйрәнү, балалар күңелендә татар теленә карата мәхәббәт уяту башкача мөмкин дә түгел. Афәрин, “Якташлар”!

Гөлчәчәк Фәтхулова

Сургут

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*