tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исхак Хәлимов: Ана телен факультатив рәвештә өйрәнгән бала татар газетасын укымый
Исхак Хәлимов: Ана телен факультатив рәвештә өйрәнгән бала татар газетасын укымый

Исхак Хәлимов: Ана телен факультатив рәвештә өйрәнгән бала татар газетасын укымый

«Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов фикеренчә, туган телне факультатив рәвештә өйрәнгән балаларның татарча газета уку теләге һәм мөмкинлеге чикле.

«Татар телен Ульяновскида факультатив рәвештә генә өйрәнәләр. Баланың татарча фикер язарлык итеп өйрәнүе бик шикле. Димитровград шәһәрендә генә Габдулла Тукай исемендәге 22 мәктәптә татар теле фән буларак укытыла», – диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында.

Аның әйтүенчә, хәзерге шартларда татарча газета тиражын саклап калу авырлаша. «Буын үзгәрә, яшьләр укымый, ә өлкән буын китә бара», – диде ул.

«Ульяновскида 43 газета чыга, шуның икесе – татар телендә. «Өмет» газетасы 4600 данә белән чыга. Газетаның 90 проценты почта аша таратыла, ун проценты газета киоскларында сатыла. Редакциядә алты кеше эшли», – диде ул.

Исхак Хәлимов газетаны саклау өчен эчтәлек өстендә эшләргә кирәклеген әйтте. «Халыкны борчыган проблемаларны, дин турындагы хикәяләрне яратып укыйлар. Әмма милли темадан читләшәләр», – диде ул чыгышында.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*