tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Исхак Хәлимов төбәкләрдә эшләп килүче матбугат чаралары хакында сөйләде
Исхак Хәлимов төбәкләрдә эшләп килүче матбугат чаралары хакында сөйләде

Исхак Хәлимов төбәкләрдә эшләп килүче матбугат чаралары хакында сөйләде

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды дәвам итә. “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә дискуссия мәйданчыклары үз эшен башлап җибәрде.

“Татар матбугаты кыры: алда торган бурычлар” секциясендә Ульяновск өлкәсендә чыгып килүче “Өмет” газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов чыгыш ясады. Ул Россия төбәкләрендә чыгып килүче матбугат чаралары хезмәткәрләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

30 еллык тарихы булган “Өмет” газетасы – “Бәллүр каләм” конкурсының “Туган тел” номинациясендә (2010 ел), “Татмедиа” агентлыгы hәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә иң зур тираж күрсәткече өчен “Халыкчанлык” номинациясендә җиңүче, “Татар рухы hәм каләм” I нче Бөтенроссия бәйгесенең дипломы иясе. 2009 hәм 2010 елларда “Өмет” Ульяновск өлкәсенең “Милли телдәге иң яхшы басма”сы номинациясендә җиңүче итеп танылды. 2015 елда өлкәнең Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләнде hәм Россия матбугатының Алтын фондына кертелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*