tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ишеевкада татар бәйрәме
Ишеевкада татар бәйрәме

Ишеевкада татар бәйрәме

Ульяновск районында инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды.

Ишеевканың “Звездный” кинозалына милләттәшләребез белән бергә руслар, мордвалар һәм чувашлар да җыелган иде. Кунакларны халкыбызның татлы вә затлы ризыгы – чәкчәк белән сыйладылар. Ә кул эшләре, татар ашлары күргәзмәсе, фотозона, шулай ук татар биюе буенча мастер-класс беркемне дә битараф калдырмады, һәркайсында соклану хисләре тудырды.

Милләттәшләребезне мөхтәрәм җитәкчеләр – Ульяновск район хакимияте башлыгы Сергей Горячев, район башлыгы Владимир Кузин, районның татар автономиясе рәисе Марат Авхадиев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм аның урынбасары Рифгать Ахмедуллов сәламләде. Өлкә автономиясе җитәкчеләре район авыллары мәктәпләрендә татар телен өйрәнү өчен сәгатьләр санын арттыру, милли бәйрәмнәр, шул исәптән район Сабан туен үткәрү мәсьәләсен көн тәртибенә куйдылар. Шулай ук халкыбызның телен һәм мәдәниятен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары белән Мактау грамоталары тапшырылды.

“Без күп милләтле регионда яшибез, шуңа күрә бүтән халыкларның – татарлар, чувашлар, мордвалар, славяннар һәм башкаларның мәдәниятен өйрәнергә тиешбез. Ульяновск районында власть органнары, мәгариф, мәдәният һәм хәтта җәмәгать туклануы сферасы хезмәткәрләре дә бу юнәлештә актив эшлиләр”,- диде хакимият җитәкчесе Сергей Горячев.

Милли бәйрәмнең концерт программасында Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы һәм районның үзешчән сәнгать осталары катнашты.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*