tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе фронтовик-шагыйрь Ф. Кәрим музее ишегалдында яшь агачлар утыртты
Милли Шура рәисе фронтовик-шагыйрь Ф. Кәрим музее ишегалдында яшь агачлар утыртты

Милли Шура рәисе фронтовик-шагыйрь Ф. Кәрим музее ишегалдында яшь агачлар утыртты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан республикасына сәфәре барышында Бишбүләк районының Ает авылында да булды. Биредә ул фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим музееның эшчәнлеге белән таныша. Кунакларны Ает авылында милләттәшләребез чәк-чәк белән каршы алдылар. Васил Шәйхразыев музей янына җыелучыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

Милли Шура рәисе музей каршында шагыйрьгә куелган бюстка чәчәкләр сала. Шулай ук ишегалдында яшь агачлар утырту чарасында катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Бишбүләк районының Ает авылында Ф. Кәрим музее 1971нче елның 19 нчы июлендә ачыла. Вакыт узу белән аның бинасы искерә, экспонатлар да яңартуны сорый. Башкортстандагы милләттәшләребез музейны яңартуда ярдәм сорап Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка мөрәҗәгать итә. Ул алар теләген республика җитәкчелегенә җиткерә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән төзекләндерелгән заманча музей, Фатих Кәримнең туган авылында 2019 нчы елның 28 нче августында кабат үз ишекләрен ача.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*