tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Галләнур Бохараев исемендәге паркта агачлар утыртуда катнашты
Васил Шәйхразыев Галләнур Бохараев исемендәге паркта агачлар утыртуда катнашты

Васил Шәйхразыев Галләнур Бохараев исемендәге паркта агачлар утыртуда катнашты

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында урнашкан “Идел-Урал” легионы әгъзасы Галләнур Бохараев исемендәге паркта агачлар утыртуда катнашты. 11 ылыслы агач җәлилчеләр хөрмәтенә утыртылды.

Искәртеп узабыз, 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 татар яугире җәзалап үтерелә. Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил , Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров – 11 геройның барысы да иҗади интеллигенция, татар милләтенең горурлыгы булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*