tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Галләнур Бохараев бюстына чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе Галләнур Бохараев бюстына чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе Галләнур Бохараев бюстына чәчәкләр салды

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев Миякә районы Кыргыз-Миякә авылында урнашкан “Идел-Урал” легионы әгъзасы Галләнур Бохараев исемендәге парк белән танышты һәм биредә урнашкан милләттәшебезнең бюстына чәчәкләр салды.

Исегезгә төшерәбез, Галләнур Бохараев Бөек Ватан сугышы вакытында немец әсирлегенә эләгә. Әсирлектә үзен Сәлим Бохаров дип атый. «Идел-Урал»легионында аны шушы исем белән беләләр дә. Биредә ул 827нче батальон составындагы 4 ротаның взвод командиры була. Гайнан Кормашев һәм Муса Җәлил җитәкчелегендәге легионның фашистларга каршы яшерен оешмасына кереп, 827нче батальонда фашистларга каршы актив эш алып бара. Яшерен оешманың эше фашистлар тарафыннан фаш ителгәч, Сәлим Бохаров оешманың башка әгъзалары белән 1944 елның 25 августында җәзалап үтерелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*