tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткада милли бәйрәмебез узды
Иске Кулаткада милли бәйрәмебез узды

Иске Кулаткада милли бәйрәмебез узды

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында, 11 июнь көнне, Сабан туе гөрләп узды. Искекулаткылыларны һәм кунакларны район җитәкчеләре Л.Ф.Богданова һәм И.Ш.Магдеев, Губернатор урынбасары М.А.Коробко, Дәүләт Думасы депутаты С.И.Морозов, өлкә Диния нәзарәте мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин тәбрикләделәр.

Кунаклар – Көньяк районнары башлыклары да үзләренең тәбрикләүләрен җиткерделәр. Халык милли уеннар, көрәш, ат чабышларын тамаша кылды. Район мәдәнияте хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасыннан килгән җыр һәм бию ансамбле концерты да күңелләргә хуш килде. Сәхнәдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, районның оешма-предприятиеләрендәге хезмәт алдынгыларын, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Балалар мәйданчыгында балаларга күңел ачу һәм төрле бәйгеләрдә катнашу өчен уңайлы шартлар тудырылган иде. Сәүдә нокталары, истәлекле сувенирлар сатучы мәйданчыклар, районның авыллары һәм поселениеләре тырышлыгы белән әзерләнгән һәм милли йөзебезне чагылдырган авыл утарлары да көне буе эшләп торды.
“Сабантуй-2022” бик матур һәм оешкан төстә үтте.

Исхак Хәлилов

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*