Стратегия буенча Буада узган утырышта тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев тә чыгыш ясады. Үз киләчәгеңне булдыру өчен, тарихыңны тирәнтен белү кирәк, ди ул.
-Без үткәнебездә ясаган ялгышларыбызны күрергә, аңларга һәм киләчәктә аларны кабатламас өчен тырышырга тиеш. Хәзер үзгәрешләр чорында яшибез. Глобализация безнең йөзебезне, милли үзенчәлекләребезне юкка чыгара. Стратегия-зур сынау. Һәм безгә бирешмәскә кирәк.
-Татарлар гыйлемле, мәдәниятле халык. Шуны онытмасак иде һәм шундый халык икәнлегебезне тагын бер кат исбатларга тиешбез. Әйдәгез бердәм булып, шушы документны төзик һәм үзебезнең бөек халык икәнебезне тагын бер күрсәтик.