tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ислам. Беренче адымнар» 4.0: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә
«Ислам. Беренче адымнар» 4.0: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә

«Ислам. Беренче адымнар» 4.0: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән кабат гаризалар кабул итә башлады. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 5 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен үзләштерә алачак.

Беренче дәрес 26 октябрь көнне Казанның Галиев мәчетендә (Габдулла Тукай ур., 38) узачак. Аларга теләгән һәркем йөри ала.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак. Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Өч сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 300-гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*