tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ислам. Беренче адымнар»: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә
«Ислам. Беренче адымнар»: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә

«Ислам. Беренче адымнар»: намаз уку курсларына гаризалар кабул ителә

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән кабат гаризалар кабул итә башлады. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Беренче – кереш дәрес 15-нче февраль көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай ур., 40) үтәчәк. 28 мартка кадәр укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Иң соңгы очрашуда – татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы үткәреләчәк.

Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Дүрт сезон дәвамында әлеге проект курсларында дүрт йөздән артык кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*