tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында Казанда 10 Республикакүләм ифтар узды
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында Казанда 10 Республикакүләм ифтар узды

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында Казанда 10 Республикакүләм ифтар узды

2022 елның 30 апрелендә, Рамазан аеның соңгы кичендә, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы исеме астында 10 Республикакүләм ифтар узды. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак барс Арена” стадионы дирекциясе һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексы тарафыннан, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге ярдәме белән оештырылды.

Республикакүләм ифтар Татарстанның һәр почмагыннан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә 8 меңнән артык кунакны кабул итте. Барлыгы исә катнашучылар саны 9400 кешене тәшкил итте, шул исәптә 1000-гә якын волонтерны һәм 12 яшькә кадәрге балаларны кертеп. Авыз ачу мәҗлесенә чакырылучылар арасында гади мөселманнар, мохтаҗлар һәм азкеремлеләр, шулай ук төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, эшмәкәрләр, чит төбәкләрдән кунаклар, рәсми затлар бар иде. Мисал өчен, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүче коляскалы инвалидлар өчен махсус транспортта барып кайту, шулай ук авыз ачуда махсус урыннар оештырылды. Якташларын автобуслар белән тәэмин итеп, мөхтәсибәтләр һәм Казаннан ерак урнашкан кайбер район башлыклары да кайгыртты. Ифтарга районнардан барлыгы шундый 24 автобус килде. Казанлылар өчен “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр бушлай шәһәр яны поездлары йөреп торды. Башка еллардан аермалы буларак, 10 Республикакүләм ифтарга электрон билетлар әзерләнде. Аларны мөхтәсибәтләрдән, Казан мәчетләреннән һәм Нәзарәттән алырга мөмкин иде. 10 Республикакүләм ифтарга керү өчен катнашучылар билетларны телефоннан яки үзләре бастырган кәгазь вариантны күрсәтте.

Республикакүләм ифтарның шәрәфле кунакларына килгәндә, Мәскәүдән Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов һәм яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов бар иде. Мәҗлесне хөрмәтләп дипломатлар да килде – Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Фәриддин Насриев, Төркия Республикасының Россиядәге Илчелеге киңәшчесе Омер Савуран, Иран Ислам Республикасының Казандагы вице-консулы Масуд Моллаи, Төрекмәнстанның Казандагы генераль консулы Атадурды Бәйрәмов катнашты. Традицион рәвештә мөселманнарның ураза вакытында авыз ачу сөенечен Татарстанның башка дин вәкилләре: Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Казанның «Воздвижение Святого Креста» Рим католик чиркәве настоятеле Андрей Старцев уртаклашты. Мөселманнарга Республикакүләм ифтарда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.

Ифтарда катнашучылар галерея буйлап Татарстанның 22 җитештерүчесеннән торган хәләл-маркетны карап узды. Катнашучылар сатучылардан чәй, яулыклар, кул эшләре, аяк киемнәре, ислемайлар, балалар өчен китаплар һәм Ураза бәйрәменә бүләкләр һ.б. алды. Хәләл ярминкәдә иң популяр сәүдә нокталарының берсе булып “Хозур” нәшрият йорты катнашты, алардан күп итеп яратып укылган китапларны, яңа басмаларны алдылар. Шулай ук галереяда хатын-кызлар өчен “Modest Fashion Show” мөселман модасын күрсәтү оештырылды.

Ахшам намазына кадәр кунаклар намаз уку павильонына җыелды һәм биредә Коръән укып рәсми рәвештә мәҗлес башланды. Биредә дин кардәшләребезне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең вәгазендә ул Пәйгамбәребезнең ﷺ Рамазан аенда 9 тапкыр ураза тотуын һәм аның сәбәбен әйтте: “Аллаһы Тәгалә Һиҗрәттән соң бер ел узгач, Шәгъбән аеның беренче көнендә Рамазан аенда ураза тотуның фарыз булуы турында аять иңдерә”. Мәшһүр ислам галимнәренең хезмәтләреннән өзекләр китереп, мөфти җыелган халыкны изге айның кадерен белергә һәм Рамазан ае беткәнче мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр кылып өлгерергә чакырды, бу ифтарның Рамазан аеның соңгы төненә туры килүен искәртте һәм бу айның 1 генә көне калганын әйтте. Безнең сөекле Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә болай дигән: “Кем Коръәннән бер хәреф укыса, савап алачак. Һәрбер изгелек унга тапкырлана. Мин әлиф, ләм, мим бер хәреф дип әйтмим. Юк, әлиф, ләм, мим – өч хәрефкә тиң. Әгәр әлиф, ләм, мим өчен 30 савап булса, Рамазан аенда, аеруча Кадер кичендә һәрбер изгелеккә 30 мең савап бирелә. Шуңа без әлеге мөмкинлектән файдаланырга тиешбез: бүген һәм иртәгә изге гамәлләр кылырга тырышыйк”, – дип мөрәҗәгать итте мөфти. Үзенең чыгышын ул иман белән Аллаһның рәхмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотучының барлык гөнаһлары гафу ителәчәк дип төгәлләде.

Үзенең вәгазь-нәсыйхәтләре белән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук нәшид һәм мөнәҗәт башкаручылар чыгыш ясады, ә Яшел үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин Татарстанга һәм Россиягә иминлек, дөньяга тынычлык, мөселман өммәтенә бәрәкәт, бәхет-сәгадәт сорап катнашучылар белән бергә дога кылды.

Ахшам вакыты кергәч мөәзин Сәидкамал Сөенов азан әйтте, мөселманнар су белән авыз ачты – ул “Казан Экспо”га кергәндә шешәләрдә таратылды. Аннары Камил хәзрәткә ияреп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бер сафка басып, мөселманнар җәмәгать белән ахшам намазын укыды.

Мәҗлес башка павильонда үтте, андагы өстәлләрне волонтерлар әзерләп куйган иде. Бер бүлмәдән икенчесенә күчү юлы ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүленгән иде. Аларны павильонда волонтер-стюардлар каршы алды һәм катнашучыларның урыннарга утыруын көйләде. Төп сый-нигъмәт – пылаудан гыйбарәт булды. Өстәлләрдә шулай ук хөрмә, өрек, черри помидоры, кыяр һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмаклар, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печенье бар иде. Ифтарга азык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье һ.б. сатып алынды.

Ифтардан соң журналистлар белән чараны оештыручылар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Ак барс Арена” стадионы генераль директоры Радик Миңнәхмәтов һәм “Туган авылым” милли-туристик комплексын оештыручыларның берсе, танылган татар меценаты Радик Абдрахманов күреште. Алар 10 Республикакүләм ифтар турында хис-кичерешләре белән бүлештеләр.

Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителде. Алар өстәлгә ризык һәм суларны тезү, ифтарга килүчеләргә су өләшү, стюардлар сыйфатында аэроэкспресстан кунакларны каршы алу, аларны намаз уку һәм авыз ачу урынына озату, ифтар тәмам булгач өстәлләрне җыю өчен җаваплы булды. Ифтар тәмамлангач алар Татарстан мөфтие белән очрашты. Ул аларга куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде, волонтерларның әлеге чарада зур эш башкаруларын һәм моның өчен бирелә торган саваплар турында сөйләп үтте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*