tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы раслауга юллана
Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы раслауга юллана

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы раслауга юллана

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы проекты федераль комитетка раслауга җибәрелә.

Бүген логотип проектын Казан Кремлендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.

Логотип 5 график элементтан тора: Болгардагы Хәтер билгесе, ачык Коръән китабы, лалә чәчәге, рус һәм гарәп телләрендә язу кагыйдәләрен кулланып, «1100» язмасы, Болгар сүзенең гарәп телендә язуы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов логотип проектын хуплауны тәкъдим итте. «Федераль оештыру комитетына кертергә, хуплау алырга кирәк, бу тирән, нигезле эш дип саныйм», — диде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*