tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының нигезләмәсе
“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының нигезләмәсе

“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының нигезләмәсе

10+

 Гомуми нигезләмәләр:

1.1. “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә ( төрле яшь категориясендә) I, II, III нче урыннар бирелә һәм дипломнар, бүләкләр тапшырыла;

1.4. Жюри игътибарга лаек хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга да хокуклы;

1.5. Барлык катнашучыларга да дипломнар бирү каралмаган;
1.6. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту;
2.2. Конкурс Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана;

2.3. Ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү;

2.4. Мәчетләр тарихын барлау;

2.5. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрен популярлаштыру.

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1. Конкурс “Ислам нуры-мәчетләрдә” номинациясе буенча уздырыла;

3.2. Конкурс төрле яшь категорияләрендә уза: 10 – 14 яшькәчә, 15 – 20 яшькәчә, 21 яшьтән өлкәнрәкләр;

3.3. Конкурс ВКонтакте социаль челтәрендәге “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркемендә уздырыла.

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурста 10 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем катнаша ала;
4.2 Катнашучы  “Конкурс номинациясе” шартларына туры китереп, ВКонтакте төркемендә бер язма эчендә мәчетнең тарихы, хәзерге эшчәнлеге турында кызыклы, мәгълүмати текст белән бергә 3-10 фото урнаштырырга тиеш;

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп,  фотолар һәм язманы #ИсламНурыМәчетләрдә хештегы белән билгеләп “Ислам нуры-мәчетләрдә” төркеменә урнаштыра.

4.4. Катнашучы Конгрессның ВКонтакте челтәрендәге төркеменә язылырга тиеш;

4.5.  Язмада катнашучының исем-фамилиясе, яше, кайдан булуын күрсәтү төп шарт.

  1. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре:

5.1. Конкурска тәкъдим ителүче хезмәтләрдә инша формасында язылган тулы язма булырга тиеш. Мәчетнең тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында язу шарт. Фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш;
5.2.   Катнашучы үзе турында тулы мәгълүмат куя. Исем-фамилиясе, яше һәм яшәү урыны билгеле булмаса, конкурска килгән эш төшеп кала;

5.3.  Конкурска тәкъдим ителгән фотолар сыйфатлы булырга тиеш;

5.4. Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән эшләр каралмый;
5.7. Конкурска старт  2022 елның 11 нче апрелендә бирелә. Ул  21 нче майга кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Конкурсның иң яхшы видеоязма яисә фото авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгрессның ВКонтакте төркемендә 30 нче майда игълан ителәчәк. Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасының көне һәм  вакыты алдан хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру, “Татарлар” газетасында язмаларны чыгару  оештыручылар хокукында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*